Китапханәгә кайткан яңа китаплар

Галимуллина, Гөлсинә

Ай күлгә сыенганда: повесть / Г.  Галимуллина.- Казан: ”Идел-Пресс” типографиясе, 2017.- 223 б.

Бу әсәрдә илдә үзгәртеп корулар башлангач, тегү ательеларының ябылуы, алтын куллы тегүчеләрнең кайда хезмәт хакы түләнә, шунда эшләргә мәҗбүр булуы Гөлсәхрә образы аша тасвирлана. Ике улын ялгыз үстерүче хатын тормыш әзерләгән кыенлыклардан чыгу юлын эзли…

Галләмова, Гүзәл

Түз, йөрәк!: повесть/ Г. Галләмова.-Казан: “Ак бүре” нәшр., 2016.-255 б.

Әлеге повестьта 90нчы еллардан соң җәмгыятьтә булган үзгәрешләргә бәйле кеше язмышлары, туган җир, туган нигез, намуслы хезмәт, кешелеклелек кебек мәңгелек темалар яктыртыла.

Шәйдуллина, Равилә

 Ялантауга ай кунган: повестьлар/ Р. Шәйдуллина-Мурат.-Казан: ”Ак бүре” нәшр., 2016.-334 с.

Равилә Шәйдуллина – киң кырлы шәхес, югары белемле педагог, профессиональ аш – су остасы, Казан шәһәрендәге берничә ресторан һәм кафе хуҗасы. Ул – балалар өчен язылган берничә китап авторы, олылар өчен Равилә Шәйдуллинаның“Сихәтләнү”дигән  шигырьләр китабы басылып чыкты. “Ялантауга ай кунган” дигән шигъри исеме белән ук ымсындырып торган китабында янә әсәрләрендә теленең сыгылмалылыгы, байлыгы, образлылыгы белән сокландыра ул.

Кадырова, Зифа

 Испытание судьбы: повесть/ З. Кадырова; пер. с татар. А.Ситдиковой.-Казань: ПИК «Идел-Пресс», 2016.-382 с.

Зифа Кадырова создала эту повесть на основе реальных образов. Они были почерпнуты из жизни писательницы. Частично образы героев были собраны за время проживания семьи Зифы Кадыровой в общежитии. По словам автора, там было немало отцов, которые самостоятельно воспитывали детей, и это надолго запомнилось ей.

Сәмигуллина, Зәмирә

 Кем син, насыйп яр?: Повесть, хикәяләр, сөйләкләр / З. Сәмигуллина.- Казан: ”Ак бүре” нәшрияты, 2015.- 223 б.

Зәмирә Сәмигуллинаның әсәрләрендә кеше һәм җәмгыять, ир белән хатын мөнәсәбәтләре кебек темалар яктыртыла; гаделсезлек, җавапсыз мәхәббәт, хыянәт, әдәпсезлек проблемалары күтәрелә. Язучы фикеренчә, һәр җинаятьнең нигезендә әхлаксызлык тора.

Ибраһим, Фәридә.

Сатлыкҗан / Ф. Ибраһим.- Казан: ”Раннур” нәшрияты, 2012.- 448 б.

Фәридә Ибраһимның бу китабында чынбарлыктагы геройларның фаҗигале ачы язмышлары ачыла. Шулай ук оста тел белән язылган хикәяләргә, самими шигырьләргә дә урын бирелгән.

Зыялы, С. З. Яралы кош авазы: бәяннар, хикәяләр, нәсерләр / Сәйдә Зыялы.-Казан: Татар. кит. нәшр., 2016.-223 б.

Әлеге китапка язучының төрле елларда иҗат ителгән бәяннары, хикәяләре һәм нәсерләре туплап бирелгән.

Гыйматдинова, Н. М. Сөйлим, тыңла…: повестьлар, хикәяләр / Нәбирә Гыйматдинова.-Казан: Казан: Татар. кит. нәшр., 2016.-383 б.

Нәбирә Гыйматдинованың әлеге китабына соңгы елларда язылган повесть, хикәяләре туплап бирелгән. “Нурулла”, “Сөйлим, тыңла…”, “Кәтәнә” шикелле күләмле әсәрләрендә һәм “Икәү”, “Тимә, ярамый…”, “Үч” кебек мавыктыргыч хикәяләрендә ул укучыны яшәүнең мәгънәсе, кешелекнең мәңгелек проблемалары – Изгелек, Яхшылык, Намус, Вөҗдан һәм Мәхәббәт турында уйланырга чакыра.

Галимуллина, Г. Күгәрчен оя корганда: повесть / Гөлсинә Галимуллина.- Казан, 2016.- 223 б.

Автор “Күгәрчен оя корганда” дигән әсәрендә олы мәхәббәтләренә тугры калган, язмыш әзерләгән авырлыкларны акыл һәм сабырлык белән кичерә белүче образлар аша яшәү серләре турында уйланырга дәшә.

 

Сәүбәнова, С. Ә. Моң: повестьлар / Сәмига Сәүбәнова.-Казан: Татар. кит. нәшр., 2016.-208 б.

Сәмига Сәүбәнова иҗат иткән геройлар бүгенге көннең борчу-мәшәкатьләреннән шулай ук азат түгел… Ләкин нинди генә хәлләргә юлыксалар да, алар кешелеклелек сыйфатларын җуймыйлар, алга таба карап яшиләр. Һәм нәтиҗәдә геройларның көндәлек тормышында шатлык-сөенечләргә дә урын табыла.

 

Әхмәтгалиева, А. Г. Таллыкүлдә былбыл бар: повестьлар, хикәяләр / Айгөл Әхмәтгалиева.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2016.-287 б.

Язучы А. Әхмәтгалиеваның нечкә психологизм белән сурәтләнгән әсәрләрендә җәмгыять, әдәп-әхлак, хәзерге авыл проблемалары яктыртыла. Автор йөгерек каләм белән адәм баласының гомер юлындагы югалту-табышларын, мәхәббәт һәм нәфрәтен бәян итә.

Если вы нашли ошибку, пожалуйста, выделите фрагмент текста и нажмите Ctrl+Enter.